18 февральдә Актаныш районының «Актаныш» спорт комплексында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы финалы булып узды. Спартакиадада мең ярымлап кеше – 45 муниципаль районнан укытучылар, мәктәп директорлары, мәгариф бүлекләре һәм идарә җитәкчеләре, шулай ук мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Алар чаңгы эстафетасы, тимераякта узышу (шорт-трек), хоккей, волейбол, өстәл теннисы, аркан тартышу һәм башка дисциплиналар буенча көч сынаштылар. Безнең район мәгариф хезмәткәрләре җыелма командасы да катнашып, югары уңышларга иреште, гомүмкоманда хисабында 24 команда арасыннан 5 нче урынны яулады. Шәхси нәтиҗәләр буенча, өстәл теннисы буенча ярышларда Баландыш мәктәбе физик тәрбия укытучысы Алмаз Җаббаров 2 нче урынны яулады.