20 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. , Олы Мишә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Мәннапова Ф.Җ. белән берлектә Олы Мишә урта мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган “Татар телем – минем туган телем!” исеме астында әдәби кичә үткәрделәр. Бу кичәнең иң кадерле кунаклары – авылдашыбыз шагыйрь Рашат Низами һәм Фатхуллин А.Г. булдылар. Укучылар тарафыннан әзерләнгән монтажга ямь өстәп Рашат абый үзенең “Туган телгә мәдхия” дигән шигырен укып, татар теле, аның бүгенге көндә әһәмияте турында сөйләде, “Сәйдәшнең соңгы елы” дигән роман-кыйссасына презентация ясады. Бу очрашу һәркемнең күңелендә матур бер хатирә булып калды.