22 февральдә Теләче муниципаль районының Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Мәгарифтә заманча технологияләр – яңа белем бирү сыйфатына ирешүнең шарты” дип исемләнгән семинар узды.

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Семинар кысаларында заманча проблемалы – ориентлашкан, креатив фикер йөртү технологияләрен кулланып ачык дәресләр, укучыларның  дәрестән  тыш эшчәнлекләре күрсәтелде. Семинарда Татарстан Республикасы мәгарифне  үстерү институты методисты, педагогик фәннәр кандидаты Абзалова Дания Гумерзяновна, Теләче муниципаль районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, методистлар, директор урынбасарлары, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Питрәч районнарының вәкилләре катнашты. Семинар нәтиҗәсе буенча мәктәп эшчәнлегенә уңай бәя бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International