Олы Нырсы балалар бакчасында, февраль аенда, янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш тикшерү булды. Теләче районының гадәттән тыш хәлләр инспекторы Тимерханов Ленар Марселевич бакча балалары белән янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмә үткәрде. Әлеге әңгәмәнең максаты - сабый балаларга ут белән уйнауның нәтиҗәләрен аңлату иде. Бүлек җитәкчесе балаларга янгынның каян килеп чыгуын, ут белән уйнарга ярамаганлыгын һәм янгын килеп чыккан вакытта бинадан чыгып китәргә кирәклеген аңлатты. Әйе, бала ут белән уйнауның хәтәр булуы турындагы гап-гади хакыйкатьне үзләштерергә тиеш.