Балаларда Ватанга мәхәббәт, кыю, батыр солдат булу теләге уяту, әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү, әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатынан Олы Нырсы балалар бакчасында бәйрәм чарасы үтте. Балалар әтиләренә алдан ук рәсемнәр ясадылар, бүләкләр әзерләделәр. Бу кичәгә без иң якын кешеләребезне әти-абыйларыбызны, бабаларыбызны кунакка чакырдык.
Чара оешкан төстә, күңелле үтте. Бәйрәмне музыка житәкчесе Ринат Мөхәммәтшин hәм тәрбияче Фәнзия Тимергәлиева әзерләп алып барды. “Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кешегә – гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмәт белән караганнар, бу бүген дә шулай. Балаларның чыгышын караганнан соң, әтиләрне төрле яктан сынап карадык. Алар сынатмадылар, үзләрен көчле, үрнәк, тырыш итеп күрсәттеләр. Ни әйтсәң дә, гаиләнең бөтенлеге, барлыгы аларның иңнәрендә.