Көрәш бәйгесе булып узды.

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

25 февраль көнне  Олы Мәтәскә урта мәктәбендә  Әфган сугышында батырларча һәлак  булган якташыбыз Миңнегали  Нугманов истәлегенә 1999 елда туган һәм  аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер егетләр һәм малайлар арасында 24 тапкыр татарча  көрәш бәйгесе булып узды. Ярышта 9 мәктәптән 115 яшь көрәшче катнашты. Ярышны ачу тантанасында  яшь батырларыбызны муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, Миңнегали  Ногумановның  бертуган абыйлары Мөнир, Марат , Ринат Ногумановлар, “Ак барс банк” ының Теләчәдәге өстәмә офисы директоры, милли көрәш  буенча спорт остасы Фидәил Мортазин сәламләде. Көне буе дәвам иткән бәйгедә  командалар арасында 1 урын – Олы Мәтәскә,  2 урын – Олы Нырсы , 3 урынны Баландыш төп мәктәбе укучылары алды. Укучыларны бу җиңүләре белән котлыйбйз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International