Алан урта мәктәбендә 28 нче февраль көнне “Бөекбританиянең тарихи вакыйгалары “ дигән темага сыйныф сәгате уздырылды. Класс сәгате Вестминстр сараена 950 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Чара барышында укучылар Лондонның готик чиркәүләре турында бик күп мәгълүмат алдылар һәм Лондонның тарихи, мәдәни кыйммәтләре белән таныштылар.