Бу бәйрәм-хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклаган батырларга, Ватан алдындагы изге бурычын үтәп ил сагында торучы ир-егетләргә олы ихтирам билгесе. 24 февраль көнне, әлеге бәйрәм уңаеннан, Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова мәдәният йорты директоры Резедә Фаляхова белән берлектә “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе оештырдылар. Бу ярышта “Дуслык” һәм “Җомга” командалары үзара көч сынашып, үзләрен кыю, үткен һәм чын ир-егет икәнлекләрен расладылар. Бәйрәм күтәренке рухта, җыр-биюләр белән үрелеп барды.