ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

 Яшьләргә: "Нәрсә ул экстремизм, терроризм? Бу куркынычны ничек җиңәргә?" -  дигән төшенчәләргә аңлатмалар бирелде. Кайда гына булсаң да, һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеге әйтелде. “Экстремизм һәм терроризмга каршы” дигән темага презентация күрсәтелде.

Баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Төхбиева Э.А. районыбызда сәламәтлек саклау өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды. 

3 февраль көнне  Баландыш төп мәктәбендә  Миңнегали Сафин призына 2002 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында  көрәш буенча район беренчелеге үткәрде. 32 кг авырлыкта Галиулин Әнәс 1 урынга лаек булды. Аны җиңүе белән котлыйбыз!

Һәр укытучы үзе турында презинтация күрсәтте. Шулай ук балалар белән дәресләр дә үткәрделәр. Беренче урынга З.Р.Баева лаек дип табылды. Һәр катнашучыга истәлекле бүләк һәм диплом тапшырдылар.

Бу бәйгедә  Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Максютова А.З. катнашты һәм гран- прига лаек булды. Аделинаны җиңүе белән котлыйбыз. Җитәкчесе Газизова Р.И. 

Алар “Минем яраткан әкият героем” темасына рәсемнәр ясадылар һәм нигә шул геройны сайлаулары, аның кайсы ягы ошавы турында кыскача сөйләп үттеләр.

Спортсменнарыбызны уңышлары белән котлыйбыз.

Балаларга шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр тәкъдим ителде,уен формасында әдәплелек күнекмәләре үткәрелде. Һәр ата- ана баласының яхшы кеше булып үсүен тели. Үткәрелгән чара шушы җаваплы эштә ярдәм итә алсын иде, дигән теләктә калам.

31 гыйнвардан – 3  нче февральга кадәр Казан  шәһәрендә Республика  фән олимпиадаларының  химиядән йомгаклау туры үтте.  Химия фәненнән олимпиадада Теләче урта мәктәбе укучысы  Хасасншина Фирюза  катнаштыХасаншина Фирюза олимпиадада уңышлы чыгыш ясап, призлы урын яулады. Фирюзаны олимпиадага  химия укытучысы М.Р. Тимербаева әзерләде. Унышларыгыз белән котлыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International