ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2017 ел
сишәмбе

4 нче февраль көнне, Олы Мишә урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Сахабиев К., җитәкчесе өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Л.З,  Түбән Кама шәһәрендә   үткәрелгән “Тамырларны онытмыйча яшик...” дип исемләнгән 5 нче республика-күләм конференциядә  катнашып кайтты. Укучы “Мәдәни мирас” номинациясендә чыгыш ясап 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

6 февральдән 11 нче февральгә кадәр Баландыш төп мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы  старт алды. Бүген линейкада  тантаналы рәвештә атналык ачылды һәм аның планы белән таныштырылды.  Бүгенге көн әдәплелек көне дип  игълан  ителде.Укучыларны мәктәптә әдәпле сүзләр язылган күрсәтмә – язулар каршылады . Бу көнне мәктәптә бары тик “ тылсымлы сүзләр” белән генә сөйләшергә кирәк.  Мәктәп ишегеннән кергәндә,  һәр укучы әдәплелеккә багышланган  сорауларга җавап бирде.


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Кыш көне урамда кошларга бик суык. Ләкин кошларга суык бик куркыныч түгел. Алар өчен иң кыены - кыш көне азык табу. Максабаш  мәктәбенең башлангыч укучылары кошларга җимлек ясады. Җимлекне агачка элеп куйдылар. Алар кошларны көнбагыш, кабак орлыклары һәм икмәк валчыклары белән сыйлый. Җимлеккә килгән кошларны күзәтүе бик күңелле. Чыпчыклар, песнәкләр рәхмәт әйтеп, чыркылдашып җим чүплиләр.

Бу атна спорт ярышларына бай булды. 31нче гыйнвар көнне Югары Кибәхуҗада хоккей ярышы узды. Теләче командасы 9:3 хисабына җиңү яулады. 2нче февраль көнне Максабаш авылында шулай ук хоккей ярышлары узды. 3:1 хисабына Максабашлылар җиңү яулады. 3нче февраль көнне Баландыш мәктәбендә көрәш ярышларында Югары Кибәхуҗа укучылары Давлетшин М.1 урын, Гаязетдинов Р. 2 урынны яуладылар.

Гражданлык-патриотик айлык кысаларында 1-6 сыйныф укучылары арасында «Туган ил сагында» дигән темага рәсем конкурсы игълан ителде. Конкурсның максаты – илебезнең иминлеген саклаучы халкыбызның батыр улларына карата тирән ихтирам хисләре тәрбияләү, укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

Шул уңайдан, Айдар мәдәният йортында  тематик стенд эшләнде. Әлеге стендта эклолгиянең тормышта әһәмияте турында, кешелек тарафыннан табигатькә игътибарлылык күрсәтү турында аңлатмалар, авылыбызның елгалары, күлләре һәм чишмәләре турында тулы мәгълматлар язылган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International