Кыш көне урамда кошларга бик суык. Ләкин кошларга суык бик куркыныч түгел. Алар өчен иң кыены - кыш көне азык табу. Максабаш мәктәбенең башлангыч укучылары кошларга җимлек ясады. Җимлекне агачка элеп куйдылар. Алар кошларны көнбагыш, кабак орлыклары һәм икмәк валчыклары белән сыйлый. Җимлеккә килгән кошларны күзәтүе бик күңелле. Чыпчыклар, песнәкләр рәхмәт әйтеп, чыркылдашып җим чүплиләр.