Әлеге конкурста Олы Мишә авыл җирлеге яшьләре көче белән әзерләнгән концерт оешкан рәвештә үтте. Яшьләрнең дә теләп, яратып җырлаулары һәм матур биюләрен тамашачы үз итте, алкышларга күмде.
Бу конкурстка яшьләребез зур тырышлык белән әзерләнделәр .Яшьләребезнең чыгышын районнан килгән жюри яхшы яктан бәяләде.
4 февраль көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Камалиева Рәфинә, Мухаметшина Гөлфинә Нижнекамск шәҺәрендә “Үз тамырларыңны бел дип исемләнгән” Vнче Республика күләмендә үткән фәнни-тикшеренү конкурсында катнашып кайттылар. Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр (җитәкчесе Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Заһидуллина Р.Т., Газизова Р.И)
Балалар кышны бик ярата. Кыш иң сихри бәйрәм, могҗизлар, төрле бәйрәмнәргә бик бай. Беренче кар төшүгә балаларның урамда сәяхәтләрен актив уздыр өчен, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, без төрле чаралар уздырабыз.Таудан чанада, чаңгыда шуу, хоккей уйнау, төрле кызыклы уеннар уйнау, кардан төрле фигуралар ясау балаларның кәефен дә күтәрә, әлбәттә, физик яктан сәламәтлекләрен дә ныгыта. “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл”, ди бит халык мәкале дә.Балаларыбыз исән-сау,сәламәт, бәхетле булсыннар!!!
2017 ел – Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде. Димәк , быел да су саклау зоналары елы кысаларындагы эшләр дәвам иттереләчәк. Бу уңайдан , башлангычлар атналыгын дәвам иттереп, Баландышт төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Чишмәләр иле син , Баландышым “ исемле чара булып үтте. Анда авылыбыз чишмәләре тарихын өйрәнгән укучылар үзләренең эзләнү – тикшеренү эшләре белән чыгыш ясадылар. Баландыш авылы төбәгебездә чишмәләргә иң бай якларның берсе булып тора икән .
4 нче февраль көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары Теләче муниципаль районы Баландыш төп мәктәбендә Татарстанның атказанган механизаторы М.М.Сафин призына уздырылган татарча көрәш бәйгесендә катнаштылар. Яшь көрәшчеләребез: Галимов Г., Мухаметов А., Валиев Р., Яруллин Ф. призлы урыннар алып ,гадел ,матур көрәш үрнәкләре күрсәттеләр. Спорт белән дус булган егетләребезгә алга таба да уңышлар телибез.
Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә, бөтен организмның кислород белән туклануы тәэмин ителә. Һәр көнне һава шартларына карап саф һавага чыгу реҗимы даими безнең балалар бакчасында үтәлеп бара.
МО и Н РТ № 909 приказы нигезендә 6 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә парламент дәресе үткәрелде. Дәрес темасы :“ Мин –гражданин , минем бурычларым һәм хокукларым” . Парламент дәресендә 1- 11 класс укучылары катнашты.
Барысы 3 районнан 8 егет һәм 7 кызлар командасы катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча кызлар арасында:
3 февраль көнне Теләче муниципаль районы Иске Җөри урта мәктәбендә Балалар иҗат үзәге белем бирү педагогларының Республика “Йөрәгемне балаларга бирәм” конкурсының район туры булып узды. Әлеге конкурста 7 конкурсант катнашты. Балалар иҗат үзәгеннән: