“Йөрәгемне балаларга бирәм”

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

3 февраль  көнне Теләче муниципаль районы Иске Җөри урта мәктәбендә Балалар иҗат үзәге белем бирү педагогларының Республика “Йөрәгемне балаларга бирәм” конкурсының район туры булып узды. Әлеге конкурста 7 конкурсант катнашты. Балалар иҗат үзәгеннән:

Баева Зилә Рафаил кызы;

Галимзянова Фәния Габделхак кызы;

Шаипова Раъно Исам кызы;

Баширова Нурия Ильдус кызы;

Вохмина Гулия Рашат кызы;

Сахабиева Люция Заһид кызы.

Һәм Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү үзәге муниципаль бюджет учреждениясеннән: Хабиров Артур Рөстәм улы.

            Конкурс кызык һәм мавыктыргыч булды. Педагогларның әзерлекләре бик яхшы, һәрберсенең үз эшләренең осталары икәнлеге күренеп тора. Җюри әгъзалары да алар өчен бик куанып, сокланып утырдылар. Җюри членнары: 1. Район мәгариф бүлеге тәрбия эшләре урынбасары - Шакирова Гөлнара Ринат кызы, 2. Мәгариф бүлеге тәрбия эшләре буенча методисты – Фасхиев Ильшат  Рәфкат улы, Балалар иҗат үзәге директоры – Махмутова Зөлфия Шамил кызы, Балалар иҗат үзәге директоры урынбасары – Исмагилова Фәнзия Мәгъсүм кызы, Балалар сәламәтләндерү – белем бирү үзәге муниципаль бюджет учреждениясе директоры урынбасары – Заһидуллина Ләйсән Рашит кызы булдылар.

            Конкурс нәтиҗәләре болай ясалды: 1 урында – Баева Зилә Рафаил кызы;

2 урын- Галимҗянова Фәния Габделхак кызы; 3 урын- Вохмина Гөлия Рашат кызы, ә өчлеккә кермәгән педагоглар катнашу өчен дипломнар белән бүләкләнделәр. Һәрбер катнашучыга Балалар иҗат үзәгеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

            Баева Зилә Рафаил кызы 28 февраль көнне районыбыз данын Саба районында, зона турында яклаячак.

“Балаларга йөрәгемне бирәм” конкурсының район турында катнашкан барлык өсәмә белем бирү педагогларына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Эшләрендә яңадан –яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International