27 январь көнне китапханәче Гөлфия Мухаметшина күчмә китапханә белән Җәнәй авылына хезмәт күрсәтте. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итеп торуның мондый юлы- укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен - китап укучылар саны арту белән бик отышлы.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә ПДД һәм БДД буенча сыйныф сәгатьләре үтте. Сыйныф сәгатьләрендә укучылар юл йөрү кагыйдәләре, юл иминлеге турындагы белемнәрен ныгытылар. ПДД буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Презентацияләр карап, хәвеф-хәтәрләрдән саклану чараларын өйрәнделәр.
Олы Мишә урта мәктәбендә һәр пәнҗешәмбе – спорт көне. Барлык спорт уеннары , мәктәп ара спорт ярышлары план буенча шушы көнне үтә. 26 нчы гыйнвар көнне 2002-2005 нче елгы малайлар хоккей командасы Шәтке хоккей командасы белән дусларча очрашуда катнаштылар. Теләче хоккей лигасы уеннарында яшь хоккейстларның тәүге уеннары. Бу уенда Шәтке командасы җиңү яуласа да , без күтәренке кәеф белән кайттык.
2017 елның 27 гыйнварында «Батыр» спорткомплексында һәм Телэче урта мәктәбе спортзалында “Теләче” балалар спорт мәктәбе волейбол буенча яшүсмер егет һәм кызлар арасында район беренчелеген үткәрде.
Ярышларда барлыгы 9 егет һәм 7 кыз командалары катнашты.
Тәнәфесләрдә төрле уеннар уйныйлар, рәсемнәр ясау белән шөгыльләнәләр, спорт уеннарын бик яратып башкаралар. Балалар көндәлек хәрәкәт режимын үтиләр.
Бу көн Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Бу дата уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә «Звучит памяти набат» исемле тарих сәгате үткәрелде. Балаларга ябык Ленинградта калган халыкка авыр сынаулар аша үтүләре, ачлык, балалар, хатын – кызлар язмышы турында сөйләнде.
26 гыйнвар көнне район үзәк китапханәсендә якташыбыз,язучы hәм журналист,талантлы рәссам Дания Гайнетдинова белән очрашу булды. “Мин табигать баласы”дип исемләнгән әдәби көнлектә безнең мәктәп укучылары Сафина Альбина hәм Шакирова Алисә (җитәкчеләре Зәйнуллина Р.Х.) “Дания Гайнетдинова-табигать җырчысы” дигән темага уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
Шушы уңайдан Күкчә авылы китапханәчесе 6-7 сыйныф укучыларына анкета тутыртып Теләче балалар китапханәсенә тапшырды.
Рус язучысы В. Катаевның тууына 120 ел тулу уңаеннан балаларга язучының “Цветик – семицветик” һәм “Дудочка и кувшинчик” мультфильмнары күрсәтелде. Соңыннан нәниләр Катаев әсәрләреннән төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр.
Язучының әкиятләре күптөрле, я шигъри - яктылык, я юмор катыш ялкын, я булмаса ирония һәм моңсулык белән сугарылганнар. Алардагы вакыйгалар ирекле рәвештә реаль халәттән хыял дөньясына алып кереп китәләр.
Зәкия Туфайлованың иң яхшы шигырьләре нәниләр өчен язылган. Алар уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч, юмор катыш һәм гади булулары белән истә кала. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар балаларга татар шигърияте буенча белемнәрен арттырырга ярдәм итәр дип ышанып калабыз.