27 нче гыйнвар көнне “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүче өлкән төркем балалары Теләче балалар китапханәсенә килделәр.

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Рус язучысы В. Катаевның тууына 120 ел тулу уңаеннан балаларга язучының “Цветик – семицветик” һәм “Дудочка и кувшинчик” мультфильмнары күрсәтелде. Соңыннан нәниләр Катаев әсәрләреннән төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр.

Язучының әкиятләре күптөрле, я шигъри - яктылык, я юмор катыш ялкын, я булмаса ирония һәм моңсулык белән сугарылганнар. Алардагы вакыйгалар ирекле рәвештә реаль халәттән хыял дөньясына алып кереп китәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International