Шул максаттан, безнең 4 сыйныф укучылары Каримуллина Әлфия апалары җитәкчелегендә кошларга җимлекләр ясадылар. Канатлы дусларыбызны җимнәр белән сыйладылар.
Баландыш төп мәктәбе укучылары төрле конкурсларда, фестивальләрдә актив катнашалар. Авылда узган бер генә бәйрәм дә бездән башка узмый. Укучыарыбыз арасында оста биючеләр, җырчылар бар. 23 гыйнвар көнне узган Баландыш авыл җыенында да безнең укучыларыбыз чыгыш ясады.
Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Очрашу барышында авыл җирлеге үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Районның барлык хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын язгы-кыр эшләренә җентекләп әзерлиләр. Бүгенге көндә, район буенча техника ремонты: тракторлар-65%, чәчкечләр-80%, культиваторлар-80%, катнаш агрегатлар-67% хәм чәчү комплекслары-56%ын тәшкил итә.
Район хуҗалыкларына техниканы 2017 елгы кыр эшләренә әзерләү өчен якынча 28 млн. сум чыгым тоту таләп ителә, шуның 11,3 млн. сумлык запас частьләр сатып алынган.
Районда барлыгы 15 ремонтлау остаханәсе, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү өчен 14 пункт бар, 20 ремонтлау звеносы эшли.
Урыннарда төп бурыч – чәчү, туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларны 2017 елның 1 апреленә хәтле әзерләп бетерергә.
Ярышта республиканыңавыл районнарыннвң 20 команда катнашты. Безнең район даны 6 чңгычы: Фердинант Шәмсиев, Рафил Хәкимов, Раниф Галәветдинов, Гөлнара Мәвләвиева, Айгөл Имамиева һәм Рамилә Сәүбәновалар яклады.
Ярыш программасы буенча, чаңгычылар классик стиль белән 10 һәм 5 чакрым, ирекле стиль белән эстафета көч сынаштылар. Ике көн ярыш нәтиҗәлре буенча, Теләче командасы 20 команда арасында лаеклы 9нче урынны яулды, һәм үзган елгы алган урынын 2 позиөиягә яхшыртты
Уен 3:1 «Тюлячи» командасы файдасына төгәлләнде.
Егетлэр «Тимерхан» командасын 5:4 исэбе белэн жинугэ иреште.
Җыенда авыл биләмәсендәге социаль структура җитәкчеләре чыгыш ясады. Мәдәният йорты үзешчәннәре концерт программасы да бик җылы кабул ителде.