Район хужалыкларында 2017 елнын язгы-кыр эшләренә авыл-хужалыгы техникасын әзерләү эшләре дәвам итә

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Районның барлык хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын язгы-кыр эшләренә җентекләп әзерлиләр. Бүгенге көндә, район буенча техника ремонты: тракторлар-65%, чәчкечләр-80%, культиваторлар-80%, катнаш агрегатлар-67% хәм чәчү комплекслары-56%ын тәшкил итә.

Район хуҗалыкларына техниканы 2017 елгы кыр эшләренә әзерләү өчен якынча 28 млн. сум чыгым тоту таләп ителә, шуның 11,3 млн. сумлык запас частьләр сатып алынган.

Районда барлыгы 15 ремонтлау остаханәсе, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү өчен 14 пункт бар, 20 ремонтлау звеносы эшли.

    Урыннарда төп бурыч – чәчү, туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларны 2017 елның 1 апреленә хәтле әзерләп бетерергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International