ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә берләшмәгә йөрүче ханымнар китапханәгә җыела. Алар биредә бер-берсе белән аралашып, яңа китап-журналлар белән танышалар. Бүген алар өчен Якташыбыз Равилә Шәйдуллинаның  “Ялантауга ай кунган” китабы тәкъдим ителде.

Алар яңа китаплардан, журналлардан  мәгълүмат алалар,  бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаша, киңәшләшәләр, фикердәшләр һәм дуслар табалар. Баландыш авыл китапханәсендә "Оста куллар" иҗат берләшмәсе эшли. Аның программасы  өлкәннәр өчен исәпләнгән. Берләшмә хатын-кызлар һәм  аларның яшь үзенчәлекләрен, тәҗрибәсен исәпкә алып оештырыла . "Оста куллар"берләшмәсендә –  авылыбыз хатын –кызларының сәләтләрен, эстетик зәвыкларын үстерү өстендә эшләнә. Теләге булганнар безнең иҗади компаниягә кушыла ала!

Шул уңайдан, Теләче җирлекара китапханәсендә “Татарның бөек улы” дигән күргәзмә эшли башлады.

Китапханәче Мингазова Л.В. балаларга “Куян кызы” исемле китаптан әкиятләр укыды, табышмаклар әйтештеләр, төрле уеннар уйнадылар. Балалар бик канәгать калдылар.

Илдә экология буенча проблемалар бик күп әле. Әйтик, урманнарны, югалып  бара торган  җәнлек, хайваннарны саклау, тиешле чүп түгү урыннарын булдыру, болар барысы да хәл ителәсе проблемалар.

 Шәтке авылы китапханәсендә  “2017 ел – экология  һәм җәмәгать урыннары елы” дип исемләнгән  китап-күргәзмә эшли башлады. Әлеге күргәзмә табигать турындагы китапларны, авылның чишмәләре турындагы язмаларны үз эченә алган.

Ул ата- аналар белән эффектлы аралашу һәм алар белән бергәлектә бала тәрбияләү серләре хакында чыгыш ясады. Шулай ук, үз - үзеңә ышануны арттыруга юнәлтелгән күнегүләр күрсәтте.

19 январь көнне Алан  авылы мәдәният йортында – Алан  авыл җирлегенең 2016 ел нәтиҗәләре буенча авыл гражданнары җыены булып узды.Җыенда  безнең бакча мөдире Кашапова Л.Ш.  да чыгыш ясады.  Ул Алан  балалар бакчасында   ел буе эшләнгән эшләргә анализ ясады. 

Шәтке балалар бакчасында һәр эшнең максат һәм бурычлары төгәл күрсәтелә.  Тәрбияче балаларны прогулкага  алып чыкканда түбәндәге максат һәм бурычларны  куя:  балаларның сәламәтлеген ныгыту, физик  һәм акыл үсешен үстерү, организмны чыныктыру күнекмәләрен өйрәнүне дәвам итү.  Саф һавада ял итү авыруларга каршы торучанлыкны ныгыта.  Балалар прогулкада хәрәкәтле уеннар уйныйлар, чана шуалар, йөгерәләр.  Бу вакытта организмда матдәләр алмашы дөрес эшли, аппетит яхшыра. Баланың үз-үзенә ышанычы арта: кыю, җитез, бик актив була, тормышка карашы үзгәрә. Шуңа күрә дә балалар бакчасындамы, өйдәме балалар белән саф һавада ял итү бик мөһим нәрсә.


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Укулар өчен таныклыклар Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызына, директор урынбасары Исмәгыйлева Фәнзия Мәгсүм кызына, Гараева Рушания Ринат кызына тапшырылды.  

Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович; Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Очрашу барышында авыл җирлеге үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International