Илдә экология буенча проблемалар бик күп әле. Әйтик, урманнарны, югалып бара торган җәнлек, хайваннарны саклау, тиешле чүп түгү урыннарын булдыру, болар барысы да хәл ителәсе проблемалар.
Шәтке авылы китапханәсендә “2017 ел – экология һәм җәмәгать урыннары елы” дип исемләнгән китап-күргәзмә эшли башлады. Әлеге күргәзмә табигать турындагы китапларны, авылның чишмәләре турындагы язмаларны үз эченә алган.