ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2016 ел
җомга

Баландыш авыл китапханәсе ел саен яңа ел алдыннан китап укучыларны  матур, мавыктыргыч  "Яңа елда китап белән бергә"дигән күргәзмә белән сөендерә. Китапханә, китап  укучыларны китапханәне бизәп, күргәзмәләр белән, каникулда укыр өчен  китаплар исемлеге белән каршы ала. Укучылар яңа әдәбият белән дә таныша алалар.

“Китап - мәңгелек хәзинә” дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрелде. Шулай ук “Тәгәри китте йомгагым” дигән китап күргәзмәсе ясалды.  Китапларны балалар бик зур кызыксыну белән карадылар, төрле кызыклы әкиятләр тыңладылар. Үзләре дә китаптагы рәсемнәргә карап әкиятләр сөйләделәр.

Балалар рифмага туры китереп шигырь язырга, кышкы табигать күренешен ясарга өйрәнделәр. С. Есенин, А. Пушкин, А. Барто, А. Усачев,  А.Прокофьев, И. Суриков, А. Фетларның кыш турындагы  шигырьләрен укып, балалар туры килгән картиналарны сайладылар. Очрашу күңелле үтте, катнашучылар канәгать калдылар.

18 декабрь конне Максабаш  авыл китапханәсендә төрле халык әкиятләре буенча "Әкият иленә сәяхәт!" дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырылды.Әлеге чарада  балалар әкият язучыларны танып белделәр, әкият геройлары турында фикер  алыштылар. Ахырдан китапханәче, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Китапханәче балаларга китапны укый белү, китап белән дус булу, китапханәдә акыллы һәм кызыклы китапларның күп булуы турында сөйләде. Китап тарихына кечкенә генә сәяхәт үткәрде. Китапны куллану тәртибе белән таныштырды. “Кем күп укый,шул күп белә “дигән викторина,уеннар һәм “Табышмак чиш!”,”Әкиятне бел!”,”Кайсы әкият геройлары бу сүзне әйтте?”дигән конкурслар үткәрде. Балалар, балалар әдәбиятын яхшы белүләрен күрсәттеләр.

16 декабрь көнне Субаш авыл китапханәсендә шагыйрь һәм язучы Сибгат Хәкимнең тууына 105 ел тулу уңаеннан "Бәхетле иҗат иясе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә язучының төрле елларда язылган әсәрләре, журналлардан алынган язмалары, һәм башка материаллар куелды. Күргәзмәнең максаты: Сибгат Хәкимнең иҗаты белән китап укучыларны якыннанрак таныштыру иде. 

16 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә  "Әкиятләр иленә сәяхәт" дип исемләнгән викторина үткәрелде.  Викторинаның максаты: яхшы белән начарны аера белү, дуслар белән иркен аралашырга өйрәтү иде.                                                                                                                              

      Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә бүген бәйрәм рухы хөкем сөрә. Чөнки  Кыш бабайдан күчтәнәчләр кайтты. Тәм - томнар салынган бәйрәм янчыкларыннан  укучылар канәгать калды. Хәзер исә балалар Кыш бабайның Кар кызын алып бәйрәмгә үзе килүен көтәләр.  Яңа ел бәйрәменә төрле – төрле тамашалар, концерт номерлары әзерләнә. Мәктәп, бәйрәмчә бизәнеп, Яңа ел килүен көтә.

Янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Олы Мишә урта мәктәбендә эвакуацион чара узды. Хезмәтне саклау буенча җаваплы Газизуллин Р.А. барлык укытучыларга, техник хезмәткәрләргә һәм укучыларга инструктаж үткәрде. Инструктаж түбәндәге мәсьәләләрне яктыртты: пожар куркынычсызлыгы, террористик актлар куркынычсызлыгы, пиротехниканы кулланмаска кирәклеген искәртү, Яңа ел яллары һәм бәйрәмнәре вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре. Укучылар каникулларын файдалы һәм хәвефсез үткәрерләр дигән өметтә калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International