ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

      21  нче декабрь көнне Казан шәһәренең (Идел буе) федераль университеты  базасында Бөтенроссия география укытучыларының төбәкара оешмасы утырышы үткәрелде. Бөтенроссия география укытучыларының төбәкара оешмасы утырышында Теләче урта гомумбелем мәктәбенең милли белем буенча директор урынбасары, география укытучысы  Д.Г. Фәтхрахманова катнашты. Утырышта география укытучыларның иҗтимагый - профессионал  оешмаларына ярдәм итү, аларның эшчәнлеген  үстерү буенча  мәсьәләләр каралды.

Әти –әниләр каршында тәрбияче Рахимова Л.Н  “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту.”темасы буенча чыгыш  ясады,тәрбияче Касимова Г.С  әти –әниләргә өстәмә компенсация алу өчен Гос. услуга аша гариза язу тәртибен аңлатты,соңыннан бакча мөдире Шайхиева Г.М  әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Укучылар исә  Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, аның белән бергәләп биеделәр.


23
декабрь, 2016 ел
җомга

23нче декабрь  көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында " Система мониторинга - основа управления качеством дошкольного образования " дигән темага район балалар бакчалары  мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләр өчен семинар булып  үтте.

 Семинарның беренче өлешендә Теләче 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Өч кыз” татар халык әкиятен сәхнәләштерделәр, шулай ук педагог-психолог Зиннатова  Г.Р. ачык шөгыль күрсәтте. Семинарның икенче өлешендә авторлык программалары презентацияләнде һәм Теләче балалар бакчаларында эшләүче өлкән тәрбиячеләрнең семинар темасы буенча чыгышлары тыңланылды . 

 Семинар-совещание нәтиҗәләрен мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү  методисты Саетова А.Н. ясады. Семинар бик эчтәлекле һәм эшлекле рәвештә үтте.

2016  елның 23 декабрендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2001 елда туган һәм аннан дә яшьрәк егетләр арасында РСФСР ның спорт остасы призына  милли көрәш буенча район беренчелеген үткәрде.

Теләче районыннан 8 команда –102 укучы катнашты.

Сообщаем Вам о возможности размещения информации о работодателях задерживающих выплату заработной платы и  выплачивающих ее в «конвертах»  в государственную информационную систему «Народный контроль» по направлению «Серый» рынок труда». 

Можно сообщить в "Народный контроль" и о проблемах организации безопасных условий труда на рабочих местах, создающих угрозу для жизни и здоровья работников. Это направление курирует Государственная инспекция труда в РТ.

Ссылка на ГИС «Народный контроль»: https://uslugi.tatarstan.ru

2016 елның 21 нче декабрь көнендә Шәдке авылында яшәуче  тыл ветераны  Зиннәтова Фатыйма Зиннәт кызына   95 яшь тулды. Шул уңайдан Зәйтүнә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.

20 нче декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә, Россия киносы елы уңаеннан, “Наши любимые актеры - юбиляры” дигән, шушы һөнәр белән бәйле күренекле шәхесләрнең күргәзмә – портреты төзелде. Күргәзмәдә 2016 елда юбилейларын билгеләп үтүче режиссерлар һәм актёрлар язмышы турында күп кенә кызыклы фактлар һәм мәгълүматлар белән танышырга мөмкин иде.

Сәяхәт барышында балалар кыш турында, Яңа ел турында китаплар һәм әсәрләр белән таныштылар, төп геройларга карата мөнәсәбәтләрен сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр. Яңа китапларны зур кызыксыну белән кулга алып карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International