ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Тантанада Теләче мәдәният йорты үзэшчән сәнгать осталары катнашында бик күңелле әкияти тамаша булды. Тамашады Кыш бабай,кар кызы, Яңа ел һәм бик күп персонажлар катнашты. Бәйрәм җыр биюгә бәйләнеп үтте.

Баландышлылар "Орчык өмәсе" күренешен сәхнәләштереп күрсәтте. Театральләштерелгән тамаша белән генә чикләнмичә, авыл үзешчәннәре килгән халык һәм жюри игътибарына матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр.

 23 декабрь көнне Әбде мәдәният йортында "Моңнар агыла туган якта" сәнгать бәйгесе кысаларында концерт кичәсе булып узды. Әбделәр “Раштуа каршылау” йоласын күрсәттеләр. Фольклор күренештән соң килгән тамашачы концерт программасын карый алды. Биюләр, вокаль ансамбльләр чыгышы кичәгә тагын да ямь өстәде.

Алар һәркайсы матур, әлеге йолаларны сәхнәләштереп күрсәтү исә гореф-гадәтләрнең онытылмавына, халык арасында тагын да популярлашып китүенә бер сәбәп булып тора. Әбде авыл мәдәният йортында  23 декабрь көнне "Раштуаны каршылау" йоласын күзәтеп була иде. Озакламый Православ христианнар Раштуа бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Шуңа күрә әлеге күренеш бигрәк тә актуаль булды. Йоланы сәхнәләштереп күрсәткәч әбделеләр матур концерт куйдылар. Яшьләр биюләре, вокаль анасабле башкаруындагы күмәк җырлар бәйрәмгә нур өстенә нур өстәде.

Леснойлылар тамашачылар һәм жюри хозурына балалар фольклор ансамбленең "Йон эрләү өмәсен" сәхнәләштереп күрсәттеләр.

24 декабрьдә мәктәптә 9-11 сыйныфлар өчен «Яңа ел бал-маскарады» уздырылды. Бәйрәм  алдыннан мәктәп директоры  Салават Сатлыкович укучыларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Барлык класслар да бәйрәмгә бик яхшы әзерләнгәннәр иде. Бәйрәм күңелле үтте.

2016 нчы елның 23 декабрендә “ Батыр спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе 2001 елда туган һәм  аннан да яшьрәк егетләр арасында РСФСР ның спорт остасы Шайдуллин Фоат Захретдин улы призына милли көрәш буенча район беренчелеге  үткәрелде. Көрәштә безнең мәктәп укучылары да катнашты һәм җиңү яулады. 25 кг үлчәү авырлыгында  Зиябиев С. 2 урын; 28 кг үлчәү авырлыгында Нигматзянов Д. 2 нче урын; 32 кг үлчәү авырлыгында  Зиятдинов Р. 2 нче урын; 40 кг үлчәү авырлыгында Нигматзянов Д. 2 нче урын;  Абдуллаев Р. 4 нче урын ; 50 кг үлчәү авырлыгында Закиров А. 2 нче урын; 55 кг үлчәү авырлыгында Камалиев И. 1 нче урын; 70 кг үлчәү авырлыгында Хузиахметов С. 2 нче урын; 75 кг үлчәү авырлыгында Биккинин И. 3 нче урын, 80кг үлчәү авырлыгында Шалканов А. 1 нче урынны яуладылар. Бу укучыларны барысын да җиңүләре белән котлыйбыз.

Бу бәйгедә безнең мәктәп укучылары да катнашты һәм  җиңү яулады. 6 нчы сыйныф укучысы Камалиева Р. “ Эссе” номинациясендә 1 урынга, (җитәкчесе Газизова Р.И.), 8 сыйныф укучысы Камалиев И. иншалар конкурсында 2 нче урынга (җитәкчесе Нурмехаметова Э.И.) лаек булдылар. Алар Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

22 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Афзалов Рушан “Гадел яшә!” рәсемнәр конкурсында 1 урын алды һәм Теләче районы администрация тарафыннан Грамотага һәм истәлекле бүләккә ия булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International