Милли көрәш буенча район беренчелеге үткәрелде.

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

2016 нчы елның 23 декабрендә “ Батыр спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе 2001 елда туган һәм  аннан да яшьрәк егетләр арасында РСФСР ның спорт остасы Шайдуллин Фоат Захретдин улы призына милли көрәш буенча район беренчелеге  үткәрелде. Көрәштә безнең мәктәп укучылары да катнашты һәм җиңү яулады. 25 кг үлчәү авырлыгында  Зиябиев С. 2 урын; 28 кг үлчәү авырлыгында Нигматзянов Д. 2 нче урын; 32 кг үлчәү авырлыгында  Зиятдинов Р. 2 нче урын; 40 кг үлчәү авырлыгында Нигматзянов Д. 2 нче урын;  Абдуллаев Р. 4 нче урын ; 50 кг үлчәү авырлыгында Закиров А. 2 нче урын; 55 кг үлчәү авырлыгында Камалиев И. 1 нче урын; 70 кг үлчәү авырлыгында Хузиахметов С. 2 нче урын; 75 кг үлчәү авырлыгында Биккинин И. 3 нче урын, 80кг үлчәү авырлыгында Шалканов А. 1 нче урынны яуладылар. Бу укучыларны барысын да җиңүләре белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International