23 декабрь көнне Әбде мәдәният йортында "Моңнар агыла туган якта" сәнгать бәйгесе кысаларында концерт кичәсе булып узды. Әбделәр “Раштуа каршылау” йоласын күрсәттеләр. Фольклор күренештән соң килгән тамашачы концерт программасын карый алды. Биюләр, вокаль ансамбльләр чыгышы кичәгә тагын да ямь өстәде.