ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

 Кышкы каникуллар башланды. Алан  урта гомумбелем бирү мәктәбендә кышкы каникуллар вакытында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен консультацияләр  оештырыла. 27 декабрьдә  11 сыйныф укучылары математика укытучысы Каюмов А.А. белән берлектә тематик мәсьәләләр чишсә, рус теле укытучылары Зинатуллин Ф.В., Шарафиева В.М. балаларга  үз фәннәре буенча консультация үткәрде.

    26 нчы декабрь көнне мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме үтте.   Яңа ел тамашасы җыр, бию, кызыклы уеннар, сюрпризларга бик бай булды. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы укучылар белән бергә күңел ачтылар, чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар. Барлык укучылар, килгән кунаклар бәйрәмнән  күтәренке рух белән өйләренә таралдылар.

       

2016  елның 23 декабрендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2001 елда туган һәм аннан дә яшьрәк егетләр арасында РСФСР ның спорт остасы Шайдуллин Фоат Захретдин улы призына  милли көрәш буенча район беренчелеген үткәрде. Бу ярышта Баландыш төп мәктәбенең укучылары да актив катнаштылар. Үзләренең  үлчәү авырлыкларында Тимербаев Раил- 1нче, Хайретдинов И.- 4нче , Шакиров Н., -1 нче, Мингазов Н.- 3нче, Галимов Д.- 1нче урыннарны яуладылар.  Гомуми зачётта Баландыш командасы 4нче урынны яулады.

Балаларга музыка җитәкчеләре белән тәрбиячеләр матур җырлар, шигырләр,биюләр өйрәттеләр. Бүгенге бәйрәм тамашасы –  беренче һәм икенче кече яшьтәге төркемләрдә узды. Яңа ел бәйрәме бик кызыклы алып барылды. Музыка залы матур итеп бизәлгән, түшәмгә кадәр җиткән чыршы балалар күңеленә шатлык, сөеню алып килде. Шулай ук малайлар-кызлар Яңа елга бәйле  җырлар, шигырьләр,  Кыш бабайга һәм Кар кызына матур итеп сөйли белделәр.

Аның өчен алдан ук план төзелә. Планга әти-әниләр, балалар, хезмәткәрләр  белән төрле темага әңгәмәләр кертелде. Балалар белән янгын куркынычсызлыгын булдырмау өчен рәсем бәйгесе игълан ителде. “Янгыннарны булдырмыйк!   папкасын , әти-әниләр  почмагын  материаллар белән тулыландыру планга кертелде. Бүген тәрбияче “Янгынның телләре яман!”  дигән темага әңгәмә уздырды. Әңгәмәдән соң балалар янгынны булдырмас өчен, барлык саклану чараларын үтәргә кирәклеген аңладылар.

Праздник посетил и  президент Рустам Нургалиевич Миннеханов. Президент выступил перед ветеринарными врачами, отметил важность работы ветслужбы в республике, вручил автомобили ветеринарным объединениям, в том числе Тюлячинскому району.


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бу конкурста Теләче сәнгать мәктәбендә театр бүлегенә йорүче Шигабива Голнар да катнашып  призлы урынга лаек булды. Голнарның  җырына   видеоклип  ясалды һәм ул җиңүче кубогын яулады.  Голнарнын җитәкчесе театр сыйныфы укытучысы Голфия Рафаэль кызы.

26 нчы декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәме үтте.Укучыларыбыз бәйрәмдә “ Хуш киләсең Яңа ел!” программасы нигезендә чыгыш ясадылар.Бәйрәм 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак ясау, уку алдынгыларын бүләкләү белән башланып китте. Ярты ел буена уздырылган иҗади конкурсларга да нәтиҗә ясалды.Яңа ел тамашасы җыр, бию, кызыклы уеннар, сюрпризларга бик бай булды.Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы укучылар белән бергә күңел ачтылар, чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар. Яңа еллар балаларга саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, ныклы белемнәр алып килсен.Илләребез тыныч, көннәребез имин булсын!

Яңа ел – түземсезлек белән көтә торган бәйрәмнәрнең берсе. 24, 26 декабрьдә мәктәптә яңа ел бәйрәмнәре үткәрелде. 26 декабрьдә укучылар үзидарәсе көче белән 1-5 сыйныфлар өчен “Яңа ел калейдоскобы”, 26 декабрьдә 6-11 сыйныфлар өчен “Яңа ел бал-маскарады” уздырылды. Тамашалар алдыннан мәктәп директоры  И.Б.Гайбадуллин  укучыларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. 

22 декабрь көнне Казанда "Уникс" спорт һәм күңел ачу үзәгендә   XVI  нче традицион  "Татарстанның спорт өметләре" дип исемләнгән  Яңа ел  кичәсе булып үтте. Анда  2016 елда иң нәтиҗәле чыгыш ясаган спортчыларны һәм тренер-укытучыларны  бүләкләделәр. Әлеге чарада катнашу өчен безнең районнан  “Теләче”  балалар  һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән 10 спортчы чакырылды. Аларга Кыш бабай һәм Кар кызы яңа ел бәйрәмен тәкъдим иттеләр һәм яшь спортчыларга  Яңа ел бүләкләре бирделәр.

Хөрмәтле  тренер – укытучылар, яшь спортчылар! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа 2017 ел белән котлыйбыз! Сезгә  эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек  һәм бәхет теләп калабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International