Янгын куркынычсызлыгын булдырмау максатыннан балалар бакчасында 15 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр айлык уздырыла.

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

Аның өчен алдан ук план төзелә. Планга әти-әниләр, балалар, хезмәткәрләр  белән төрле темага әңгәмәләр кертелде. Балалар белән янгын куркынычсызлыгын булдырмау өчен рәсем бәйгесе игълан ителде. “Янгыннарны булдырмыйк!   папкасын , әти-әниләр  почмагын  материаллар белән тулыландыру планга кертелде. Бүген тәрбияче “Янгынның телләре яман!”  дигән темага әңгәмә уздырды. Әңгәмәдән соң балалар янгынны булдырмас өчен, барлык саклану чараларын үтәргә кирәклеген аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International