ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

26 декабрь  көнне Олы Кибәхуҗа башлангыч  мәктәбендә шаулап-гөрләп  балалар  өчен Яңа ел  бәйрәме  узды. Җәнлекләр булып киенгән балалар Кыш бабайны каршы алдылар, ләкин ул ялган Кыш бабай булып чыкты. Явыз бүре җәнлекләр янына керер өчен шулай киенгән икән. Чын Кыш бабай килгәч кенә барысы да ачыкланды.  Бүре үзенең хатасын таныды, аннары барысы бергәләп бәйрәм иттеләр. Балалар Кыш бабайга  үзләренең җыр-биюгә, сөйләүгә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм чыршы әйләнәсендәяңа ел җырлары җырлап тәмамланды.

Бәйрәмебезгә  Кыш бабай ,Кар кызы , Яңа ел һәм күп кенә  башка кунаклар килгән иде.Бәйрәм 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак, ярты ел буена уздырылган иҗади конкурсларга  нәтиҗә ясау белән башланып китте. Яңа ел тамашасы җыр, бию, кызыклы уеннарга бик бай булды. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы укучылар белән бергә күңел ачтылар, чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар. Яңа еллар балаларга саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, ныклы белемнәр алып килсен.Илләребез тыныч, көннәребез имин булсын!

Шуңа да карамастан Олы Мәтәскә урта мәктәбендә кышкы каникуллар чорында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен консультацияләр башланды.

Яңа ел ёлкасына мәдәният хезмәткәрләренең балалары чакырулы иде. Әлеге күңел ачу тамашасы әкият геройлары катнашуында, төрле уеннар һәм бәйгеләр белән үрелеп барды.

Балалар бу бәйрәмне түземсезлек белән көттеп алдылар. Бәйрәмгә кунак булып  Кыш бабай һәм  Кар кызы белән берлектә Кар бабай, Убырлы, хәйләкәр Төлке килүләре бәйрәмне тагын да җанландырды. Балалар өйрәнгән шигырьләрен, җырларын, биюләрен бик теләп сөйләделәр, биеделәр. Балалага , әти-әниләргә , килгән кунакларга бәйрәм иртәләре бик ошады.

Нур Әхмәдиев олылар өчен генә түгел, балалар өчен дә язган күп кенә лирик һәм көлкеле әсәрләр авторы. 28 нче декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә, язучының юбилее уңаеннан “Нур Әхмәдиев  – балалар язучысы” дигән китап күргәзмәсе төзелде. Анда китап укучылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша алдылар.

Авыл халкы газета битләрендә яңа китаплар, үткәрелгән кичәләр, алга куелган планнар белән таныша алалар. Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының яңа 11(ноябрь) санын тәкъдим итәбез. “Китапханә хәбәрләре” А4 форматында 4 битле булып чыгарыла. Китап укучыларыбызга газета бик ошый.

24 декабрь көнне, Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова, “Ромашка” балалар бакчасында “кунакта” булып балаларны серле янчыкта ниләр булуы белән таныштырды. Ә капчыкның тылсымлы бауларын чишкәнче... сабыйлар бик тырышып Яңа ел бәйрәменә,  Кыш бабайга багышланган матур шигырьләрен сөйләделәр, күз бәйләп кар бабай ясадылар, 2017 ел символы булган әтәч турында табышмаклар, әкиятләр,шигырьләр тыңладылар, “Пазл җыябыз” уенында актив катнаштылар, яңа китаплар белән таныштылар. Балалар вакытларын мавыктыргыч һәм күңелле уздырдылар.


27
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Күргәзмә  укучыларны район тарихы белән генә түгел, районның бүгенге көне белән дә таныштырды. Күргәзмә әхлакый –патриотик тәрбия бирүгә, туган авылыңны, табигатен, мәдәниятен ярату хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелде.

Өстәлгә сибелгән шоколад, конфетларга төрле төстәге шарчыклар беркетелгән. Ә бу шарчыкларга китапның эчтәлеге турында бәяләмә һәм китапханәгә чакыру сүзләре язылган. Укучылар “китаплы конфетлар”ны  китап укуның “баллы тәме”н тояр өчен үзләренә дә, якын дусларына да тәкъдим итәргә алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International