Һәр бала могҗизалы Яңа елны, Кыш бабайның серле капчыгын зур түземсезлек белән көтә.

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

24 декабрь көнне, Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова, “Ромашка” балалар бакчасында “кунакта” булып балаларны серле янчыкта ниләр булуы белән таныштырды. Ә капчыкның тылсымлы бауларын чишкәнче... сабыйлар бик тырышып Яңа ел бәйрәменә,  Кыш бабайга багышланган матур шигырьләрен сөйләделәр, күз бәйләп кар бабай ясадылар, 2017 ел символы булган әтәч турында табышмаклар, әкиятләр,шигырьләр тыңладылар, “Пазл җыябыз” уенында актив катнаштылар, яңа китаплар белән таныштылар. Балалар вакытларын мавыктыргыч һәм күңелле уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International