24 декабрь көнне, Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова башлангыч сыйныф укучылары арасында, укучыларны китапханәгә тарту максатыннан, “Китаплы конфетлар” исемле акция игълан итте.

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

Өстәлгә сибелгән шоколад, конфетларга төрле төстәге шарчыклар беркетелгән. Ә бу шарчыкларга китапның эчтәлеге турында бәяләмә һәм китапханәгә чакыру сүзләре язылган. Укучылар “китаплы конфетлар”ны  китап укуның “баллы тәме”н тояр өчен үзләренә дә, якын дусларына да тәкъдим итәргә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International