ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 29 декабрьдә, мәктәп башлангыч класс укучыларын кышкы уеннар уйнарга үзенә җыйды. Саф һавада кызыклы, хәрәкәтле  уеннар күп уйналды. Укучылар үзләре  алып килгән уеннарны да уйнадылар. Урам балалар тавышыннан гөр килеп торды. Укучылар бүгенге көннән канәгать булып өйләренә  таралыштылар.

Бөтенебезгә дә мәгълүм, Яңа ел – балаларның иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәме. Бәйрәм алды әзерләнүләр, чыршы бизәү , көтеп алган бүләкләр. Балаларның Яңа ел бәйрәменә карата күп сораулары туа: -Нәрсә өчен чыршыны бизиләр? Кыш бабай чын мы?Кайда ул яши? Бүләкләрен дә үзе хәстәрли ме? Шуңа  күрә дә, балачак хыялларны бетермичә, балаларның кызыксыну һәм белемнәрен артырыр өчен, безнең балалар бакчасында әти-әниләр белән берлектә “Яңа ел бизәкләре!” дигән конкурс  игълан ителде.. Аны без күргәзмә итеп тә туплый башладык.

Бүген Теләче 2нче  балалар бакчасында беренче , икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары өчен Яңа ел бәйрәме үтте. Кечкенә сабыйларны матур итеп бизәлгән зал һәм чыршыкай каршы алды. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре кунак булып килделәр. Балалар Кыш бабайга шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеп тә күрсәттеләр. Бәйрәмнән соң ул балаларга үзенең буләкләрен өләште. Бәйрәм бик күңелле үтте.

2016 ел – истәлекле даталарга, юбилейларга, илебез тормышындагы мөһим вакыйгаларга бай ел. 2016 ел – Россиядә кино, Татарстанда – су саклау зоналары елы, Теләчедә -  районыбыз үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтуе белән истә калды. Агымдагы елның тагын бер мөһим вакыйгасы – Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау елы булып кереп  калды.Әлеге вакыйгалар күргәзмәдә урын алды.

Балалар әкият дөньясына чумып, үзләренең өйрәнгән шөгелләрен Кыш бабайга һәм Кар кызына күрсәттеләр. Бәйрәмнәр бик кызыклы үтте.

Балалар әлеге бәйрәмне аеруча да көтеп ала. Бу арада барлык балалар бакчаларында да бәйрәм чаралары булып узды. Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының барлык төркемнәрендә дә  бәйрәм иртәләре гөрләде. Балалар бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгәннәр иде.  Бәйрәмгә килгән әкият геройлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.  Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре ул – Кыш бабай һәм Кар кызын каршы алу.  Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы  балаларга кушылып  чыршы тирәли җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәмнең иң күңелле өлеше булып Кыш бабайның заманча аппаратыннан бүләк алу балаларга да ,тамашачыларга да бик тә ошады.Балалар да, әти-әниләр дә бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралышты. Барыгызны да якынлашып килүче  Яңа ел бәйрәме белән!

Кышкы каникуллар дәвам итә. Кышкы салкыннарга карамастан, Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә балалар чанада, чаңгыда шуалар. Саф һавада йөрү сәламәтлекне ныгыта, фикерләү сәләтен үстерә. Балаларның  каникуллары күңелле һәм файдалы уза.

26  декабрь  көнне мәктәбебездә 5-9 сыйныф  укучыларының Балмаскарад кичәсе  булып узды. Бәйрәм директор Хузин. Ю.Р ның котлавы белән башланып китте.Уку алдынгылары һәм русский язык, татар теле фәннәреннән олимпиадада җиңүчеләр бүләкләнде.  Укучылар  матур җырлар,биюләр башкардылар. Килгән кунаклар бу кичәдән күтәренке рух белән өйләренә таралдылар.

 Без ясаган сыннар сезгә яхшы кәеф, hәрберегезгә бәйрәм рухы өстәп торсын дигән теләктә калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International