ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2016 ел
җомга

Яңа ел алдыннан бар җирдә төрле-төрле чыршы утлары яна,кешеләрдә бәйрәм рухы сизелә, алар бер-берсенә бүләкләр сатып алалар, чыршы бизиләр.Кышкы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрү һәм авылдашлар күңеленә шатлык өстәү максатыннан, мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче ,27 декабрь көнне ,кардан сыннар ясадылар.Яңа елда һәрберебез сәламәт һәм бәхетле яшәсен иде ,дигән теләктә калабыз!

Балалар бу бәйрәмне түземсезләнеп көттеләр. Бәйрәмгә кунакка, Кыш бабай  һәм  Кар кызы килде. Балалар рәхәтләнеп өйрәнгән шигырьләрен, җырларын, биюләрен башкардылар.Балалар , әти-әниләр, килгән кунаклар бәйрәм иртәсен бик ошаттылар, үзләренең рәхмәтләрен, җылы теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм котлы булсын!!!

Бәйрәм балаларның матур шигырьләре, җырлары, биюләре  белән бик  матур  башланып китте. Әле күңелле тамаша алда булган икән. Серле сандыкка  күчтәнәчләр тутырып , Кыш бабай һәм Кар кызы килеп кергәч, бәйрәм тагын да җанланып китте.  Кыш бабай Лесной  балаларының  сәләтле булулары белән горурланды,  аларга карап сокланды. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызын парлы биюгә һәм чыршы тирәли җыр җырларга чакырды. Бәйрәмнән бар балалар да бик канәгать калды.

Укучылар гына түгел, килгән әти-әниләр дә зур дулкынлану хисе кичерделәр. Яңа елга багышланган “В поисках счастья” дип исемләнгән әкият барлык кунакларның да күңеленә хуш килде. Киләчәккә зур өметләр белән янучы балалар барында мондый әкиятләр еш булачак дигән фикердә калды әти-әниләр, укытучылар һәм килгән кунаклар.

Бүген бакчабызда Яңа ел бәйрәме булды. Балалар Кыш бабайга “Сер тотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр  Матур җырлар,шигырьләр,биюләр башкарган өчен Кыш бабай балаларга бүләкләр таратты. 2017 ел барлык кешеләргәдә   сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык кына китерсен!

2016 елның 29 декабрендә Иске Җөри хоккей тартмасында «Теләче»  спорт мәктәбе 2002 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында алкалы хоккей буенча яңа ел алды турнирын үткәрде. Барлыгы 9 команда, 90 укучы катнашты.

2016 елның 27 декабрь көнне “Родник” халыкка социаль  ярдәм күрсәтү үзәгендә исәптә торучы балалар өчен администрация залында ООО “Трансгаз” һәм «Наз» фонды спонсорлары ярдәмендә чыршы бәйрәме үткәрелде. Балаларга бүләкләр дә өләштеләр. Алар әлеге бәйрәм чарасыннан бик шат күңелле булып кайтып киттеләр.

Аның иҗаты турындагы китапларга һәм әсәрләренә күзәтү ясалды. Чара ахырында “Ак чәчәкләр” дип исемләнгән фильм каралды.

Бу конкурска, Айдар авылы китапханәсенең “Тамчы” клубына йөрүче- Шайхутдинова Динә, Саттарова Әлфинә һәм Фаттахова Илзирәләрнең  шигъри әсәрне  укыган видеоязмалары җибәрелде.

Киңәшмәдә  мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов чыгыш ясады.  Киңәшмәдә  яңа елга  багышланган кичәләрендэ җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм терроризмны кисәтү буенча өстәмә чаралар күрү, мәдәният хезмәткәрләре җаваплы  объектларында җәмәгать куркынычсызлыгын кисәтү,  “Моңнар агыла туган якта”, “Талантлы яшьләребез – халкыбыз горурлыгы”   район фестивальләре турында сөйләшүләр уздырылды.

   Шулай ук җыелышта Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шайдуллин А.Р. катнашты. Уз чиратында ул мәдәният хезмәткәрләрен якынлашып килүче яңа ел бәйрәмнәре белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International