Бәйрәм балаларның матур шигырьләре, җырлары, биюләре белән бик матур башланып китте. Әле күңелле тамаша алда булган икән. Серле сандыкка күчтәнәчләр тутырып , Кыш бабай һәм Кар кызы килеп кергәч, бәйрәм тагын да җанланып китте. Кыш бабай Лесной балаларының сәләтле булулары белән горурланды, аларга карап сокланды. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызын парлы биюгә һәм чыршы тирәли җыр җырларга чакырды. Бәйрәмнән бар балалар да бик канәгать калды.