ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Бәйрәм тамашасында җыр, бию, юмор, күңелле уеннар бергә бәйләнеп халыкка бәйләм – бәйләм яхшы кәеф таратты.

  Кыш бабай һәм Кар кызы белән беррәттән Районыбыз башлыгы Илдус Фатихович Зарипов та тамашага килгән райондашларны бәйрәм белән котлады, эшләрендә, тормышларында уңышлар теләде.


7
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

Уважаемые православные жители Тюлячинского района!

Поздравляю вас со светлым праздником Рождеством Христовым!

Седьмого января весь православный мир отмечает один из самых светлых духовных праздников - Рождество Христово.

Праздник Рождества приносит в сердца миллионов христиан огромную радость обретения надежды и любви к миру. Он рождает в человеке желание творить добро, помогать людям, поддерживать тех, кто нуждается в сочувствии и сострадании.

Религия учит добру, милосердию и человеколюбию. А значит, она помогает нашему миру становиться лучше, гуманнее, справедливее. Чем крепче вера в сердцах людей, тем духовно сильнее они становятся, тем больше сил отдают они созиданию, творчеству во благо процветания своей родины.


3
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән тәбрик итәм! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Якынлашып килүче Яңа 2017 ел Сезнең өчен, игелекле эшләр һәм матур башлангычлар елы булсын, тормышыгызга яңа шатлыклар, куанычлар китерсен. Яңа ел сулышы Сезгә яшәү дәрте өстәсен,киләчәккә ышаныч, сөенечләр бүләк итсен!


30
декабрь, 2016 ел
җомга

29 нчы декабрь  көнне  Урта Мишә авыл клубында, китапханәче белән берлектә, Яңа ел кичәсе, Балмаскарад бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе төрле күңелле уен-конкурслар, җыр- биюләр белән үрелеп барды.  Кыш бабай белән  Кар кызы бәйрәмгә килгәч, кичә тагы да җанланып китте. Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурс, ярышларда катнашып матур бүләкләр алдылар. Һәркем күтәренке кәеф белән өйләренә таралды.

Шуңа күрә укучыларыбыз каникулда да  тик ятмыйлар, сәламәтлекләрен ныгыталар.

Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Гыйлван улы Фатхуллин ата-аналар сорауларына җавап бирде, соныннан яшь көрәшчеләрне, килгэн кунакларны яңа ел белән котлады. Кыш бабай һәм кар кызы яшь спортчыларга буләкләр өләште.

30 декабрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә рус теле буенча консультация уздырылды. Алдагы имтиханнарга ничек әзерләнергә, вакытны ничек дөрес итеп бүләргә, нинди КТМ белән эшләргә? Әлеге һәм башка сорауларны дөрес итеп чишү юлларын балаларга рус теле һәм әдәбияты укытучысы  Ф.В.Зинатуллин аңлатты.

30 нчы декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә 1 нче яртыеллыкка нәтиҗә ясалды, педагогик киңәшмә үтте.Шул ук көнне гомуми ата-аналар җыелышы да узды. Педсоветта мәктәп коллективы 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак, сыйныф җитәкчеләре үз эшчәнлекләренә анализ ясадылар. Җыелышта әти-әниләр 2 нче чирек нәтиҗәләре, олимпиада җиңүчеләре белән таныштылар. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек торышы турында әйтелде. Укучыларның иминлеге , кышкы каникул чорында куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлеше турында әти-әниләргә киңәшләр бирелде. Әти-әниләр үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.

Чыннан да, үз продуктларыңны булдыру  китапханәгә  ихтыяҗ булуны  арттыра. Айдар авылы китапханәсендә дә "Китапханә сулышы" газетасының чираттагы Яңа ел бәйрәменә багышланган чыгарылышы дөнья күрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International