ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Турнирда район мәктәпләреннән җыелма командалар катнаштыґ. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын: Теләче урта мәктәбе

2 урын: Узәк урта мәктәбе

3 урын: Сауш төп мәктәбе

Мәдәният хезмәткәрләре урамда яңа ел тамашасы оештырдылар. Тамашада Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы да катнашты. Шәтке үзешчәннәре һәм кунаклар җырладылар, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Кичә ахырында 80 еллар дискотекасы үткәрелде. Кичә бик күңелле үтте.

Ярышта Теләче районыннан да кызлар һәм малайлар җыелма командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча, Теләче кызлары Балтач командасына гына җиңелеп, 2 нче урынны яулады, малайлар исә 4 нче урын алды. Кызларга Кубок һәм грамоталар тапшырылды.

Китапханәләр авылларда эстетик тәрбия бирүнең бердәнбер учагы булып тора. Балаларда китап, газета-журналлар уку теләкләрен арттыру максатыннан, 2 нче январь көнне Балыклы башлангыч мәктәбендэ авыл китапханәчесе белән очрашу үткәрелде. Илсияр апалары балаларга китапка мәхәббәт, сак караш турында сөйләде. Укучылар китапханәдән каникул вакытында укырга кызыклы китаплар алдылар.

Бәйрәмдә күңелле уен-җырлар,  дәртле биюләр белән беррәттән Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары да катнашты.  Бәйрәм кичәсендә Кыш бабай  капка төпләренә сыннар ясау конкурсына да йомгак ясады. Яңа 2017 елны каршы алу кичәсе бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә бердәм дәүләт имтиханына һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек кысаларында 9, 11 сыйныф укучылары өчен  консультацияләр уздырыла. Бүген 11 сыйныф укучылары рус теленнән “Морфология” бүлеге буенча теоретик белемнәрен ныгыттылар. Омоним формаларына гомуми күзәтү ясадылар. Җөмлә кисәкләрен анализладылар. Бердәм дәүләт имтиханы биремнәре буенча практик эшчәнлекләрен камилләштерделәр.

Кышкы каникуллар башлануга,  26 нчы  - 28 нчы  декабрь көннәрендә   Теләче урта гомумбелем мәктәбендә балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре  гөрләп узды. 26 нчы декабрьдә башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәмнәре уздырылды. 27 нче һәм 28 нчы декабрь көннәрендә   аерым 5-6 һәм 7-8 сыйныф укучылары өчен  Яңа ел бәйрәмнәре,   9-11 сыйныф укучылары өчен Бал - маскарад  шаулап үтте. Яңа ел бәйрәмнәре  укучыларның  барлык иҗат көчләрен куеп, зур тырышлык белән  үткәрелде. Бәйрәм кичәләрендә балаларны   директор Р.Р. Нәҗипов  Яңа ел бәйрәме белән  котлады белән саләмәтлек , уңышлар теләде. Уку елының беренче яртыеллыгын яхшы билгеләренә тәмамлаучылар бүләкләнде. Яңа ел бәйрәмнәре  күңелле үтте!

Бәйрәм аю белән куянның кыш бабайга бүләк эзләве белән башланып китте. Аю белән куянга балалар нәрсә бүләк итәргә кирәклеген өйрәттеләр. Кыш бабайга иң әйбәт бүләк – ул балаларның ихластан шигырь сөйләүләре, җырлаулары һәм биюләре. Кыш бабайны балалар шатланып каршыладылар. Бакча балалары гына түгел, килгән кунак балалар да актив катнаштылар.Ахырдан түзмәде, Кыш бабай үзе дә кызы белән җилкенеп биеп алды.Күмәк биюгә балалар да катнашты.Бәйрәм һәркемгә ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International