Бәйрәм аю белән куянның кыш бабайга бүләк эзләве белән башланып китте. Аю белән куянга балалар нәрсә бүләк итәргә кирәклеген өйрәттеләр. Кыш бабайга иң әйбәт бүләк – ул балаларның ихластан шигырь сөйләүләре, җырлаулары һәм биюләре. Кыш бабайны балалар шатланып каршыладылар. Бакча балалары гына түгел, килгән кунак балалар да актив катнаштылар.Ахырдан түзмәде, Кыш бабай үзе дә кызы белән җилкенеп биеп алды.Күмәк биюгә балалар да катнашты.Бәйрәм һәркемгә ошады.