Бәйрәмдә күңелле уен-җырлар, дәртле биюләр белән беррәттән Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары да катнашты. Бәйрәм кичәсендә Кыш бабай капка төпләренә сыннар ясау конкурсына да йомгак ясады. Яңа 2017 елны каршы алу кичәсе бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.