Китапханәче белән очрашу

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Китапханәләр авылларда эстетик тәрбия бирүнең бердәнбер учагы булып тора. Балаларда китап, газета-журналлар уку теләкләрен арттыру максатыннан, 2 нче январь көнне Балыклы башлангыч мәктәбендэ авыл китапханәчесе белән очрашу үткәрелде. Илсияр апалары балаларга китапка мәхәббәт, сак караш турында сөйләде. Укучылар китапханәдән каникул вакытында укырга кызыклы китаплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International