29 нчы декабрь көнне Урта Мишә авыл клубында, китапханәче белән берлектә, Яңа ел кичәсе, Балмаскарад бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе төрле күңелле уен-конкурслар, җыр- биюләр белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә килгәч, кичә тагы да җанланып китте. Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурс, ярышларда катнашып матур бүләкләр алдылар. Һәркем күтәренке кәеф белән өйләренә таралды.