30 декабрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә рус теле буенча консультация уздырылды. Алдагы имтиханнарга ничек әзерләнергә, вакытны ничек дөрес итеп бүләргә, нинди КТМ белән эшләргә? Әлеге һәм башка сорауларны дөрес итеп чишү юлларын балаларга рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.В.Зинатуллин аңлатты.