1 нче яртыеллыкка нәтиҗә ясау

2016 елның 30 декабре, җомга

30 нчы декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә 1 нче яртыеллыкка нәтиҗә ясалды, педагогик киңәшмә үтте.Шул ук көнне гомуми ата-аналар җыелышы да узды. Педсоветта мәктәп коллективы 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак, сыйныф җитәкчеләре үз эшчәнлекләренә анализ ясадылар. Җыелышта әти-әниләр 2 нче чирек нәтиҗәләре, олимпиада җиңүчеләре белән таныштылар. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек торышы турында әйтелде. Укучыларның иминлеге , кышкы каникул чорында куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлеше турында әти-әниләргә киңәшләр бирелде. Әти-әниләр үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International