Бүген, 29 декабрьдә, мәктәп башлангыч класс укучыларын кышкы уеннар уйнарга үзенә җыйды. Саф һавада кызыклы, хәрәкәтле уеннар күп уйналды. Укучылар үзләре алып килгән уеннарны да уйнадылар. Урам балалар тавышыннан гөр килеп торды. Укучылар бүгенге көннән канәгать булып өйләренә таралыштылар.