Алар һәркайсы матур, әлеге йолаларны сәхнәләштереп күрсәтү исә гореф-гадәтләрнең онытылмавына, халык арасында тагын да популярлашып китүенә бер сәбәп булып тора. Әбде авыл мәдәният йортында 23 декабрь көнне "Раштуаны каршылау" йоласын күзәтеп була иде. Озакламый Православ христианнар Раштуа бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Шуңа күрә әлеге күренеш бигрәк тә актуаль булды. Йоланы сәхнәләштереп күрсәткәч әбделеләр матур концерт куйдылар. Яшьләр биюләре, вокаль анасабле башкаруындагы күмәк җырлар бәйрәмгә нур өстенә нур өстәде.