21 нче декабрь көнне Казан шәһәренең (Идел буе) федераль университеты базасында Бөтенроссия география укытучыларының төбәкара оешмасы утырышы үткәрелде. Бөтенроссия география укытучыларының төбәкара оешмасы утырышында Теләче урта гомумбелем мәктәбенең милли белем буенча директор урынбасары, география укытучысы Д.Г. Фәтхрахманова катнашты. Утырышта география укытучыларның иҗтимагый - профессионал оешмаларына ярдәм итү, аларның эшчәнлеген үстерү буенча мәсьәләләр каралды.