Бәйрәм алды әзерләнүләр, чыршы бизәү , көтеп алган бүләкләр. Балаларның Яңа ел бәйрәменә карата күп сораулары туа: -Нәрсә өчен чыршыны бизиләр? Кыш бабай чын мы?Кайда ул яши? Бүләкләрен дә үзе хәстәрли ме? Шуңа күрә дә, балачак хыялларны бетермичә, балаларның кызыксыну һәм белемнәрен артырыр өчен, безнең Теләченең 3 нче балалар бакчасында әти-әниләр белән берлектә “Исәнме – Яңа ел!” дигән смотр-конкурс игълан ителде. Без шуңа бик каты әзерләнәбез. Аны без күргәзмә итеп тә туплый башладык.
Баландыш авыл китапханәсе ел саен яңа ел алдыннан китап укучыларны матур, мавыктыргыч "Яңа елда китап белән бергә"дигән күргәзмә белән сөендерә. Китапханә, китап укучыларны китапханәне бизәп, күргәзмәләр белән, каникулда укыр өчен китаплар исемлеге белән каршы ала. Укучылар яңа әдәбият белән дә таныша алалар.
2016 елның 23 декабрендә район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Шакирова Гөлнара Ринатовна, Теләче урта мәктәбенең педагог-психологы Габдрахмнова Зөлфия Зөфәровна “Психологик - педагогик аспектларны профилактикалау, укучыларның үз-үзләрен асоциаль тоту буенча: эш формасы һәм ысуллары" дигән темага республика фәнни-гамәли форумда катнаштылар. Форум Казан шәһәренең №174 урта мәктәп базасында үткәрелде.
Әлеге чарада Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районы советы аппараты җитәкчесе Мубнов Илдар Вакипович һәм Теләче районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, мәктәп директорлары катнашты. Җиңүчеләр диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Педагогик укуларда район мәктәпләрендә “Семьеведение”курсын алып баручы укытучылар һәм Теләче районының мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасарлары Шакирова Гөлнара Ринатовна катнашты.
2017 нче елның 20 нче декабреннән 23 нче декабренә кадәр Теләченең №1, №2, №3 нче балалар бакчалары базаларында район тәрбиячеләренең ел саен үткәрелә торган “Ел тәрбиячесе-2017” конкурсының район этабына сайлап алу туры үтте. Комиссия членнары (Якупова Линара Канифовна, Шакирова Гульнара Ринатовна, Саетова Анна Николаевна, Закирова Сазида Гайнулловна, Шугаепова Галия Мухаметгалиевна., Хабибуллина Нурия Ракифовна., Хазипова Сайлан Нагимовна) тәрбиячеләрнең ачык дәресләрен карап һәм анализлап республика конкурсының район турында катнашу өчен иң оста тәрбиячеләрне барлады.
Семинарда Теләче районы укытучылары да катнашты.
20 декабрьдә Иске Җөри урта мәктәбе базасында татар телендә укучы балалар өчен рус әдәбияты буенча олимпиада үткәрелде. Районның тугыз мәктәбеннән 30 укучы катнашты.
Бу юлы конкурста катнашучы укытучылар дәрес фрагментлары күрсәттеләр һәм методик үзанализ ясадылар. Конкурсны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна җитәкләде. 8 конкурсантның 5 се январь аенда үткәреләчәк финалга уздылар. Алар: Гимаева Ания Сәлман кызы, (Теләче урта мәктәбе), Мингазова Диләрә Нәҗип кызы (Олы Мишә урта мәктәбе), Фадеев Рем Сергеевич (Олы Нырсы урта мәктәбе), Валиева Альбина Дамир кызы (Теләче урта мәктәбе), Касыймов Ильяс Рамил улы (Үзәк урта мәктәбе). Әлеге конкурсның муниципаль туры 2016 елның ноябрь аеннан бирле үткәрелә. Анда барлыгы 20 укытучы катнашты.
16 декабрь көнне район мәгариф бүлеге базасында беренче квалификацион категориягә аттестация үтүче педагоглар өчен эксперт аттестация комиссиясенең йомгаклау утырышы үткәрелде. 29 кандидатның 28 е сынауны уңышлы узды. Бер педагогка 2017 елда аттестация үтәргә тәкъдим ителде.
21 декабрь көнне Республика белем сыйфатын мониторинглау үзәге базасында югары квалификацион категориягә аттестация үтүче педагоглар өчен эксперт аттестация комиссиясенең йомгаклау утырышы үткәрелде. Әлеге категориягә дәгъва кылучы 6 педагог та сынауны уңышлы узды.