21 декабрь көнне Үзәк урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы" конкурсының чираттагы муниципаль этабы үткәрелде.

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Бу юлы конкурста катнашучы укытучылар дәрес фрагментлары күрсәттеләр һәм методик үзанализ ясадылар. Конкурсны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна  җитәкләде. 8 конкурсантның 5 се январь аенда үткәреләчәк  финалга уздылар.  Алар: Гимаева Ания Сәлман кызы,   (Теләче урта мәктәбе), Мингазова Диләрә Нәҗип кызы (Олы Мишә урта мәктәбе), Фадеев Рем Сергеевич (Олы Нырсы урта мәктәбе), Валиева Альбина Дамир кызы (Теләче урта мәктәбе), Касыймов Ильяс Рамил улы (Үзәк урта мәктәбе). Әлеге конкурсның муниципаль туры 2016 елның ноябрь аеннан бирле  үткәрелә. Анда барлыгы 20 укытучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International