ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Информация  көне -  китапханәдә  яңа кайткан китаплар буенча үткәрелә торган чара, китап укучыга яңа әдәбиятны, матбугатны җиткерү максатыннан оештырыла.

    12 ноябрь көнне Шәтке авылы китапханәсендә  балалар өчен чираттагы информация көне үткәрелде. Балалар яңа китаплар һәм журналлар белән таныштылар. Мондый информация көннәре  китапханәдә һәрдаим үткәрелеп тора.

11 нче ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Әти-әниләр 1 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштылар . Сыйныф җитәкчеләре укучыларның дәресләргә әзерлекләренә, уку сыйфатларына анализ ясадылар.Фельдшер , медосмотр нәтиҗәләреннән чыгып, әти-әниләргә киңәшләрен әйтте.Шулай ук ата-аналар белән мәктәптә туклану, дәрестән тыш эшчәнлек, түгәрәкләр, конкурслар турында да фикер алышулар булды.

11 ноябрьдә Алан урта гомумбелем бирү  мәктәбенең 5 сыйныф укучылары белән суда, су буе объектларында бәхетсезлек очракларын кисәтү  темасына сыйныф сәгате узды. Сыйныф җитәкчесе Хөсәенова Р.Г.   балаларны су буйларында үтәлергә тиешле куркынычсызлык  кагыйдәләре белән таныштырды.

Иске Җөри урта  мәктәбендә Әниләр көненә әзерлек башланып китте. Укучылар   әниләренә бүләкләр әзерлиләр,  шигырьләр, җырлар өйрәнәләр. Барлык  укучылар бәйрәмне түземсезлек белән көтәләр.


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

11ноябрь көнне "Тылсымлы куллар" журналы "Ихлас" компаниясе белән берлектә балалар өчен "Кояшлы балачак" республика күләм иҗат бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бу бәйгедә безнең 3нче балалар бакчасыннан  зурлар төркеме балалары Майсурадзе К.,Майсурадзе А. катнашып дипломга лаек булдылар. Бәйге ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, "Болгар" хәйрия фонды, "Ак калфак" хатын-кызлар берләшмәсе, "Сабыйлар" балалар үзәге һ.б. ярдәме белән үткәрелде.Коллектив үз чиратында коллегабызны һәм балаларыбызны аларның әти-әниләрен шушы иҗади уңышлары белән котлый, аларга саулык-саләмәтлек, зур уңышлар тели.

Шулай ук бу дәрестә язучыга багышланган презентация дә күрсәтелде. Аның «Идиот», «Преступление и наказание», «Униженные и оскорблённые», «Братья Карамазовы» һәм башка китаплары буенча фикер алышынды.

 

На выставке представлены следующие книги: "...  И слезы первые любви", "Избранное", "Әдипләребез" и другие материалы, которые взяты из интернета. Цель выставки: знакомства с жизнью и богатым творческим наследием Рустема Кутуя.

11 көнне Әбде авыл китапханәсендә тарих укуытучысы белән берлектә, «Наша малая родина» исемле  клуб берләшмәсенә йөрүче балалар өчен тарих сәгате үткәрелде.Әлеге сәгатьтә Советлар Союзы Герое А.К. Ксенофонтовның оныгы Нурутдинова Людмиланың хаты укылды.

Конференцияне  Партиянең Теләче җирле бүлеге Сәркатибе, район башлыгы Ильдус Зарипов алып барды. Утырышлар эшендә массакүләм мәгълүмәт чаралары вәкилләре дә катнашты.

   Утырышта каралган көн тәртипләре буенча тиешле каралар кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International