Әлеге олимпиадада мәктәбебез укучылары Сабирҗанова Д.Ә., Закиров А.Н. катнаштылар. Укучыларыбызга уңышлар телибез.
Алар укучыларга яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне бетерү турында сөйләделәр. Көз һәм кыш – көн иртә караңгылана торган ел фасыллары. Нәкъ менә шушы чорда машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне бәрдерү очраклары ешая, дип искәртә ЮХИДИ хезмәткәрләре. Шуңа күрә киемдә яктылык кайтаручы билгеләр йөртергә кирәклеген искәрттеләр. Моны видееоролик белән расладылар.
Педсоветта укыту-тәрбия эшенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Беренче чирек нәтиҗәләрен укыту буенча директор урынбасары Мингазова Л.М анализлады. Укытучылар коллективына куелган максат һәм бурычларның үтәлеше тикшерелде. Сыйныф җитәкчеләре, фән укытучылары үз эшләренә анализ ясадылар.
Җирле политсовет утырышында каралган график нигезендә 14 нче ноябрь көнне Айдар авыл җирлеге Бердәм Россия партиясенең отчет сайлау җыелышы узды.
Россия Федерациясе Президенты Б.Н.Ельцинның 1998 ел 30 гыйнварыннан 120-нче номерлы “Әниләр көне турында”гы указы нигезендә, әлеге бәйрәм ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителә. Быел Әниләр көне 27 ноябрьгә туры килә. Әниләр көне – безгә тормыш бүләк иткәннәре, бар тырышлыкларын куеп, бала дип җан атып тәрбияләүләре, эчкерсез мәхәббәтләре өчен олылау, хөрмәтләү көне.
Балаларның куркынычсызлыгын саклау, иминлекләрен тәэмин итү максатыннан Олы Мишә урта мәктәбендә укучыларга “Бозлыкларда сак булыйк!” темасына сыйныф сәгатьләре, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү өчен инструктаж үткәрелде. Укучылар сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, презентация аша белемнәрен ныгыттылар. Балаларга тайгак юлларда сак йөрергә кирәклеге, иминлегебезнең мөһимлелеге аңлатылды.
Семинар Теләче 3нче балалар бакчасы базасында уздырылды һәм анда Казан педагогия көллияте укытучысы, "Сурәтләү һәм кору эшчәнлеге" методик әсбабы авторы Зиннатова Р.М катнашты. Ул “ФДББС нигезендә балалар бакчасында сүрәтләү һәм кору эшчәнлеге" темасына лекция укыды, ә семинарның икенче өлешендә педагогларны аппликациянең гадәти булмаган ысулы - Айрис-фолдинг ярдәмендә яңа ел открыткасын ясау буенча мастер класс күрсәтте. Бу семинардан тәрбиячеләр үзләре өчен бик күп кирәкле мәгълүмат алдылар.
Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Теләче Агро ҖЧҖның Сауш булекчәсе 1 сыерга 21,2 кг. туры килэ, Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 15,8 кг. туры килә, Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 8510 кг. 1 сыерга 13,7 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч 11,2 кг.