12нче ноябрь көнне безнең Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячеләре, районның мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә эшләүче педагоглар өчен уздырылган, семинарда катнаштылар.

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Семинар  Теләче 3нче балалар бакчасы базасында уздырылды һәм анда Казан педагогия көллияте укытучысы, "Сурәтләү һәм кору эшчәнлеге" методик әсбабы авторы Зиннатова Р.М катнашты. Ул “ФДББС нигезендә балалар бакчасында сүрәтләү һәм кору эшчәнлеге" темасына лекция укыды, ә семинарның икенче өлешендә педагогларны аппликациянең гадәти булмаган ысулы -  Айрис-фолдинг ярдәмендә яңа ел открыткасын ясау буенча мастер класс күрсәтте. Бу семинардан тәрбиячеләр үзләре өчен бик күп кирәкле мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International