Педсоветта укыту-тәрбия эшенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Беренче чирек нәтиҗәләрен укыту буенча директор урынбасары Мингазова Л.М анализлады. Укытучылар коллективына куелган максат һәм бурычларның үтәлеше тикшерелде. Сыйныф җитәкчеләре, фән укытучылары үз эшләренә анализ ясадылар.