ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2016 ел
җомга

Укучылар конкурсларда катнашып. эти-энилэр, сыйныфташлары алдында курсэтеп имтихан тоттылар. жинучелэр дипломнар белэн булэклэнде.

  27 нче октябрь көнне Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә 2 сыйныф укучылары өчен   “Минем туган авылым” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгатендә укучылар туган авылыбыз –Алан, аның матурлыгы, табигате, хезмәт сөючән кешеләре турында сөйләштеләр. Бу  “Туган авылым - Алан” дигән проект эше өчен бик файдалы материал булды.

Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү 8 нче сыйныф укучылары өчен күркәм гадәткә әйләнде. Бу юлы алар, эш белән ярдәм итү өстенә, хезмәт ветераны Миңлегөл әби Йосыпова белән бик җылы очрашу да үткәрделәр. Әлеге очрашу  укучыларга тарих битләрендә калган сугыштан соңгы авыр елларны күзалларга, хезмәт кешесенең  шатлык – борчуларын аңларга ярдәм итте. Миңлегөл әби  исә үзен онытмаулары, аның тормышы, көнкүреше белән кызыксынып, ярдәм итеп торулары өчен  укучыларга рәхмәтле булуын әйтеп озатып калды.

Чарада белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Т.Р. Имамиев, аның урынбасары Л.Р. Заһидуллина, методист Д.П.Чернов һәм балаларның әти-әниләре катнашты. Ачык дәрес “Пешка һәм ат йөреше” исеме астында узды, ахырда балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Безнең балалар бакчасыда тәрбияләнүче Шамсутдинов Гадел Россия- күләм  конкурсында "Сказочная страна“номинацисендә, катнашып ,1 – урынга лаек булды. Шамсутдинов Гаделгә алга таба да уңышлар  телибез!

Сентябрь  башында  һәр  укучы  дәреслекләр  белән тәэмин ителә.  Дәреслекләр мәктәп милке булып  санала. 23 октябрь  көнне  Олы Мишә урта мәктәбендә  шушы дәреслекләрнең  торышы   тикшерелде. Рейд нәтиҗәләреннән күренгәнчә, укучыларыбыз  дәреслекләрен  тышлап, чиста-пөхтә йөртәләр, расписание буенча барлык дәреслекләре дә бар. Китапларны саклап тотыйк, чөнки  алар  белем  чыганагы.

Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре китап һәм китапханәнең әһәмиятен арттыру, китап укучыларны җәлеп итү өчен 25 октябрь көнне “Библиотека вне стен” дип аталган проект кысаларында эшне дәвам итеп, оешмаларга чыгып укырга китаплар тәкъдим иттеләр. Китап укырга яратып та, китапханәгә килергә вакыт таба алмаучылар аларны сөенеп каршы алды.

Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү 8 нче сыйныф укучылары өчен күркәм гадәткә әйләнде. Бу юлы алар, эш белән ярдәм итү өстенә, хезмәт ветераны Миннегөл әби Йосыпова белән бик җылы очрашу да үткәрделәр. Әлеге очрашу  укучыларга тарих битләрендә калган сугыштан соңгы авыр елларны күзалларга, хезмәт кешесенең  шатлык – борчуларын аңларга ярдәм итте. Миннегөл әби  исә үзен онытмаулары, аның тормышы, көнкүреше белән кызыксынып, ярдәм итеп торулары өчен  укучыларга рәхмәтле булуын әйтеп озатып калды.

Баландыш төп мәктәбендә дә  бүген интернет челтәрендәге куркынычсызлык турында гомум дәрес үтте. Аны Шакирова А. З. кызыклы, мавыктыргыч  итеп  оештырды. Ул сөйләп кенә калмады,  төрле сайтларга  кереп куркынычсызлык тууын эшләп тә күрсәтте. Дәрес һәр бала , һәр укытучы өчен файдалы һәм  зарури  иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International